Рөстәм Нәбиев тагын сынау алдында

Бу юлы да җиңеп чыгасына шик юк. 

Рөстәм Нәбиев гаиләсе белән бергә «Россия 1» каналында «Гаҗәеп кешеләр» программасын төшерүдә катнашу өчен Мәскәүгә очкан.

Үзенең социаль челтәрләрендә ул репетиция узачагын әйткән иде.

Моннан тыш, Рөстәм сәхнә артындагы эшләрне күрсәтте. Ул репетиция өчен чиратны 4 сәгатьтән артык көткәннәрен сөйләде. Соңрак ачыкланганча, аңа, Эльбрусны һәм Көньяк Американың иң биек түбәсен яулап алучы буларак, төшерү төркеме кыяга менү диварын яулау бурычын әзерләгән.

«Барысы да мин уйлаганнан җитдирәк булып чыкты. Эш шунда, мин скалолаз түгел, ә альпинист. Һәм миңа үземне белгеч булмаган нәрсәдә сынап карарга туры киләчәк. Һәм миңа моның ничек булачагы бик кызык, — дип уртаклашты блогер. — Телевизорда барысы да бик матур,ә камералар артында, сәхнә артында- бик авыр, нык авыр»,  — ди ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2024-02-22/r-st-m-n-biev-tagyn-synau-aldynda-3653601

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле