«Мин бәхетсез кешегә охшаганмынмы?»

Айгөл Бариева яулык бәйләгәч үзен күпкә бәхетлерәк хис итүе хакында яза. Ләкин аны барысы да аңламый икән. 

«Дуслар, бернәрсә дә үзгәрмәде. Мин элеккечә үк чыгышлар ясыйм, җырлыйм, үземнең экобизнесымны алып барам. Шулай ук дусларым белән аралашам, концерт-театрларга йөрим.

Ләкин хәзер болар барысы да – икенче планда.

Беренче урында – һәрвакыт Аллаһым. Барысы да аңа яраклаша, әлхәмдүлилләһ. Ә иң мөһиме – мин хәзер үземне һәрвакыт ниндидер яклау астында кебек хис итәм. Хәтта аңлата да алмыйм. Күңелемә тынычлык иңде.

Мин яулык япкач, кырын караучылар, төрле смслар язучылар, мине кызганучылар, «син – юләр» дип бәреп әйтүчеләр дә булды. Мин бәхетсез кешегә охшаганмынмы? Киресенчә, хәзер барысы да үз урынына кайтты. Үз-үзегезгә хыянәт итмәгез, калганнар ияләшер. Тормыш искиткеч матур! Һәр көнгә куанып, алга барабыз һәм Аллаһы Тәгаләбезгә рәхмәт укыйбыз», – дип яза ул.

Дуслары да Айгөл Бариеваның бу күркәм гамәлен хуплаган,  бик күп матур сүзләр язган. Сез ни диярсез?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-02-23/min-b-hetsez-kesheg-ohshaganmynmy-3655448
 
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле