«Иң куркынычы — алар үзләренең хаклы булуына ышана…»

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев туганы Диана Сәфәрова үлеменә китергән авариядә гаепләнүче кешедән нәрсә көтүен белдерде.

Шәхси блогында музыкант Чишмә район суды карарына аңлатма бирде. Суд авариянең икенче катнашучысы Вадим Латыйповны җиде елга колония-поселениегә һәм һәлак булган хатынның туганнарына биш миллион сум компенсация түләргә хөкем итте.

«Әгәр гаепләнүче гафу үтенсә, безне суд карары канәгатьләндерер иде. Әмма яклау ягы авариядә Диананы гаепли. Иң куркынычы — алар үзләренең хаклы булуларына ышана. Бу хәл моның белән генә тәмамланмады әле…», — дип билгеләп үтте артист.

Суд утырышыннан соң Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрованың балалары һәм аның әти-әнисе янына барган. Җырчы белдерүенчә, аның иҗатын яратучылар авыр вакытта гаиләгә ярдәм итү өчен бүләкләр тапшыруны дәвам итә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-02-23/i-kurkynychy-alar-zl-rene-hakly-buluyna-yshana-3655688

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле