Нигә Руслан Кираметдинов балалары белән күрешми?

Руслан Кираметдинов «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында хәзер әниләре тәрбиясендә яшәүче балалары белән мөнәсәбәтләре хакында сөйләгән.

Алып баручы:

Руслан, сез – 2 бала әтисе. Әлеге вакытта алар әниләре белән яши. Ә сезнең балалар белән мөнәсәбәтләр нинди? Балаларыгыз белән еш күрешәсезме?

Руслан:

Мөнәсәбәтләр әйбәт. Гел элемтәдә, сөйләшеп торабыз. Бәләкәй кыз да хәзер телефонлы, ул смайликлар җибәрә. Иҗекләп-иҗекләп яза. Соңгы вакытта күрешкән юк, чөнки өйгә кайтып та кергәнебез юк.

Алып баручы:

Ә сезнең аралашуга киртә куючылар юкмы? Сез үзегез теләгән вакытта алар янына барып, балаларны кунакка чакыра аласызмы?

Руслан:

Хәзер, Аллаһка шөкер. Баштарак азрак булгалап алды. Аннан аңлагандыр алай эшләргә ярамаганлыгын.

Алып баручы:

Руслан, хәзер бик күп аерылышулар. Сезнең хәлдә калган ир-атларга нинди киңәш бирер идегез?

Руслан:

Бу – эпидемия кебек хәзер. Чөнки Рәсәйдә 90 процент аерылышулар бара. Статистика буенча, аларның инициаторы – хатын-кызлар. Белмим, нәрсә җитмидер хатын-кызларга…

чыганак: https://intertat.tatar/news/ruslan-kirametdinov-balalary-xakynda-songy-vakytta-kureskan-yuk-conki-5864701

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле