«Мин бүгеннән үзгәрәм!»

Гөлназ Асаеваның ачуын китергәннәр әле. 

Гөлназ Асаевага кайчандыр үзе изгелек күрсәткән кеше ярдәм итүдән баш тарткан. «Мин бик сирәк кемнәндер нәрсәдер сорыйм. Бу юлы бер кешенең ярдәм вәгъдә иткәнен исемә төшереп сорагач, «булдыралмыйм» дигән җавап ишетттем. Хәзер һәр адымым өчен нидер сорый башлаячакмын»,  — дип язган ул. 

«Вилдан, әле йөри башлау белән үк, минем бушка җырлаган, бушка видеороликта, рекламада, төрле проектларда төшкәнемә аптырый иде. «Мин гомеремдә дә Асаеваны шундый дип уйламаган идем», – ди. «Син бигрәк «ыштансыз» икән», – ди. «Бөтен әйбер акчадан гына тормый», – дип җавап бирә идем мин аңа. Тора икән. Ә менә син ул кешеләрдән ярдәм сорагач, алар сиңа булышмый.

Бүгеннән мин бушка бармак та селкетмәячәкмен.  Сез дә минем кебек булмагыз.

Башка үзем турында начар сөйләмәячәкмен. Югыйсә гел мин «стерва, усал» дим. Әмма бу алай түгел. Мин – бик изге күңелле кеше. Мин кешеләрне яратам, конфликтларга кермәскә тырышам, кемнедер үпкәләтүдән куркам. Бүгеннән «стерва» битлеген салып, үземнең чынлыкта нинди булуымны күрсәтә башлыйм. Иганәчелек белән шөгыльләнгәнемне дә куеп барачакмын. Мин инде бу эш белән 15 яшьтән бирле шөгыльләнәм, балалар йортларына йөрим. Бу хакта хәтта әти-әнием дә белмәде. Мин бу хакта сөйләп йөрмәскә кирәк дип уйлый идем», – дигән җырчы.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-03-09/min-b-genn-n-zg-r-m-3674271

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле