«Тиздән болай йөреп булмас»

Алия Карачурина һәм Ришат Төхвәтуллин иң бәхетле көннәрен көтә.

Алия әле дә кайбер гастрольләргә йөрүен дәвам итә. Ул Ришат Төхвәтуллинның Уфадагы концертларында да җырлый. Ләкин бик тиздән Алия вакытлыча сәхнәдән китәчәк. Җырчы бәбиләренең кайчан туачагын әйтте.

«Тагын 3 атнадан соң, Аллаһы боерса, болай йөреп булмас. Сәхнә сагындыра икән ул. Уфада бик җылы каршы алдыгыз, рәхмәт сезгә, тамашачыларыбыз», – дип, үзен яраткан тамашачыларына рәхмәт сүзләре язып калдырган җырчы социаль челтәрләрдә.

Тугры тамашачылары аңа бик матур теләкләрен юллаган. Сез дә кушылыгыз!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-03-09/tizd-n-bolay-y-rep-bulmas-3674562


ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле