Ринат Рәхмәтуллин колония-поселениедән кайчан чыга?

Җырчы Ринат Рәхмәтуллинның, исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнеп, 6 айга ирегеннән, 3 ел да 6 айга транспорт чараларына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүе турында язган идек.

Тиздән аның иреккә чыгар көннәре җитә. Җырчының социаль челтәрдәге төркеменнән күренүенчә, аны күпләр колач җәеп көтә, бары яхшылыклар тели.

Шунда ук кызлары һәм оныгы белән төшкән фотосы да бар. Әйткәндәй, үзе белдерүенчә, 30лап авариядән соң ясалган соңгысында ул нәкъ кызы Ландыш исеменә теркәлгән «Лексус»та булган. Мондый хәлләр балаларга мәртәбә өстиме икән? Җитмәсә, кызларның берсе юрист һөнәрен үзләштерә.

Моңа кадәр булганнар Ринатка сабаккадыр, дигән ышанычта булыйк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-03-26/kolach-ep-k-t-l-r-3701304

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле