Рамил Шәмсетдинов иреккә иртәрәк чыга ала

Рамил Шәмсетдиновның махсус хәрби операция зонасында күпләп кеше үтерүе турында мәгълүмат таралды.

2019 елда Рамил Шәмсетдинов армиядәге 8 хезмәттәшен атып үтергән иде. 2021 елның 21 гыйнварында Читадагы хәрби суд аны 24 ел да 6 айга каты режимлы колониягә хөкем итте.

Күптән түгел аның СВОга китүе һәм анда күп кешеләрне атып үтерүе турында хәбәр таралды. Бу хәбәрнең ялган булуын Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нагиев раслаган. «Әле Рамил Төмәндә 2нче колониядә, эшли, туганнары белән даими рәвештә күрешеп тора. Махсус хәрби операция зонасында ул юк. Ул бернинди үтерүләр һәм башка җинаятьләр эшләмәгән. 4 июньдә, Рамилның туган көнендә, аның әтисе һәм абыйлары аның янына озак вакытлы очрашуга җыена», – дип аңлата адвокат.

Ул ялган хәбәрнең беренче булып Украина каналларында чыгуын ачыклаган. Аннары башкалар шуны таратты, дип яза Нагиев.

Адвокаттан телеграм-каналда Рамил Шәмсетдиновның вакытыннан алдарак чыгу мөмкинлеге турында сораганнар. Ул: «Әйе, «условно-досрочно» вакыты 2035 елда», – дип җавап биргән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-05-07/ramil-sh-msetdinov-irekk-irt-r-k-chyga-ala-3757080

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле