Путин: Киләчәктә дә Россия халкының иминлеге өстенлегенә сүз бирәм

Россия җәмгыятенең бердәмлеге ул — Россиянең киләчәген үзебез билгеләячәкбез дигән сүз. Россия Президенты Владимир Путин бу хакта инагуруация тантанасында сөйләде.

Ул дәүләт башлыгының бурычы Россияне саклау, аның халкына хезмәт итү булуын ассызыклады. «Бу изге бурыч, зур мәртәбә булуын аңлыйм. Узган елларда эшемнең асылында шул ятты, эшчәнлегемнең мәгънәсе шунда булды. Киләчәктә дә Россия халкының иминлеге өстен булачагына сүз бирәм», – диде Путин.

Аның сүзләренчә, сайлау нәтиҗәләре Россия барган юлның, курсның дөрес булуын исбатлады. «Бу без җитди каршылыклар, сынаулар белән очрашканда бик мөһим. Гомуми тарихи максатларны аңлыйбыз, кыйммәтләребезне, Россиянең милли мәнфәгатьләрен, иреген саклау өчен нык торуыбызны күрәм. Авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз», – диде Президент.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-kilacakta-da-rossiya-xalkynyn-iminlege-ostenlegena-suz-biram-5887220

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле