«Шок, дуслар»

Айдар һәм Алмаз Юнысовлар җырлаганда тамашачы залдан чыгып киткән.

«Шок, дуслар. Мондый чыгышның булганы юк иде әле. Тамашачылар без җырлаганда залдан чыгып киттеләр.

Без башкорт һәм татар эстрадасы җырчыларының зур концертына чакырулы идек. Репетиция ясадык та, чыгар вакытыбызны көтә башладык. Ниһаять, сәхнәгә чыктык. Җырның икенче куплетын башкарганда янгын сиренасы кычкыра башлады. Арттагы рәтләрдәге халык залдан чыгып китте», – дип сөйләгән алар сторисларында.

Алмаз белән Айдар янгын сигнализация се кабынуның сәбәбен әйтеп бетермичә: «Эш нәрсәдә, ничек уйлыйсыз?» – дип, тамашачының үзенә уйлап бетерергә урын калдырганнар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-05-25/shok-duslar-3783184

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле