Ире дүрт баласын үтергән әни кеше: «Үзем дә шокта, кычкырдым, акырдым…»

Тверь өлкәсендә яшәүче ир-атны 4 баласын үтергән дип шикләнәләр.

«Межурка» бакчачылык ширкәтендәге йортта фаҗига бүген иртән булган. 4 бала мәете табылгач, җинаять эше ачылган.

Мәрхүм балаларның анасы, үтерүдә шикләнелүче ир-атның хатыны белән аралашкан.

Ул иртән иртүк уянып, бәдрәфкә чыга, кире кергәндә, ишек бикле булуын, әти кешенең балаларны үтерүен күрә. Хатын кычкыра башлый, шулай итеп, ул өске катта йоклап яткан тагын 2 баласын уята.

«Үзем дә шокта. Ничек шулай булгандыр – белмим. Өйдә идем мин. Бәдрәфкә чыктым, кергәндә, ишек ябык иде. Мин чыктым, кычкыра башладым. Ирем анда… Кычкырдым, акырдым, олылары икенче катта уянды, ишекне ачтылар, бөтенесе керде», – ди бу хатын.

Гаиләдә 6 бала бар. Әни кеше сүзләренчә, ире нормаль була, мондый хәл килеп чыгар дигән шик булмый. Аның сүзләренчә, балаларны үтергәч, ир үз-үзенә кул салмакчы була, диелә хәбәрдә.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять кылганнан соң, ир-атны хастаханәгә илткәннәр. Анда пычак белән яраланган урыннар була.

Хәзерге вакытта ул реанимациядә.

чыганак: https://intertat.tatar/news/ire-durt-balasyn-utergan-ani-kese-uzem-da-sokta-kyckyrdym-akyrdym-5870288

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

 

Бәйле