- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җырчы гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның бергә гомер итүенә 10 ел тулган. Һәр гаиләдә булган кебек, аларда да ызгышкан мизгелләр була, тик алар җыр аша бик тиз дуслашуларын әйттеләр.
«Савыт-саба да шалтырый. Бөтен үпкәләүләр җыр белән бетә», – диделәр алар ТНВ-Яңа гасыр телеканалында Гаилә елына багышлап уздырылучы телемарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә барган тапшыруда.
Шәрипҗановлар студиягә икесе дә пардан яшелдән киенеп килгәннәр. «Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты ул. Тормыш билгеләрен күрсәтеп бара инде. Мин Гөлназга: «Ак Барс» киеменнән киенеп барам әле» дигән идем, Гөлназ миңа: «Ә мин шуңа туры килә торган үземнең яшел күлмәгемне киям, ди», – дип сөйләде Илсур.
«Холыклар кызу булса да, хәтеребез начар. Бигрәк тә Гөлназныкы», – дип тә шаяртты гаилә башлыгы.
чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/golnaz-ham-ilsur-saripanovlar-5898119 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday