Шәрәпҗан булып уйный торган Рамил Шәрәпов блогер Олеся Дмитриевага интервьюсында “татар сәхнәсендәге иң бабник егет”не атаган.
“Ничек уйлыйсың, Шәрәпҗан, эстрададагы иң бабник егет ул кем?” – дип сорый Олеся.
“Охо! – ди Шәрәпҗан шундук. – Авызыңны сиксән-туксан! Марат Яруллин! Кичә килде Марат. Әбиләргә карап ята. Көнләштем чукынчык! Ул да яшь! Шаляпин! Махсус әбиләргә карый, беләсеңме нәрсәгә? Чөнки пенсияләре дачурта тегеләрнең!”
“Ә-ә, – ди Олеся. – Мираска алып калырга!”
“Әлбәттә! Юкка гына йөри мәллә көдрә баш химия ясатып!” – ди Шәрәпҗан. Аннары Марат Яруллинга дәшә:
- Марат, тагын минем әбиләргә бәйләнсәң, авызыңны сиксән-туксан!
ЧЫГАНАК: https://vk.com/leesnaya ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–