Гөлназ Сәфәрова: “Туй алдыннан кияүгә чыкмаска булдым”

Популяр алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова ире Ленар Мухин белән ничек танышуы турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, туйлары алдыннан аны, кияүгә чыгарга ашыгам, ахры, дигәнрәк уйлар борчыган. Артист бу хакта ТНВ каналында “Сөйләшергә вакыт” тапшыруында сөйләп үткән.

– Хәзер без 15-16 ел бергә инде. Ленарга теге яки бу даталар белән бәйләнә торган хатыннардан түгелмен. Ленар да аларны хәтерләми, мин дә. Гомумән, икебез дә романтик түгелбез. Нәрсәнедер ошатмасак, бу хакта шундук бер-беребезгә әйтәбез. Туйдан соң беренче вакытларда еш кына үзара тавыш чыга иде. Мин – үземчә, Ленар – үзенчә эшләргә тырышты, – дигән Сәфәрова.  – Ленар миңа туганым кебек, мин дә аңа –шулай ук. Үз кешең булу кирәк. Барысы да мәхәббәттән генә тормый бит. Әлбәттә мәхәббәт, үзара ихтирам булырга тиеш, – дип сөйләп ул.

Ул үз карарының дөреслегенә шикләнгән вакытлары булуын, әмма мондый хиснең узуын әйткән.

– Үз кешең икәнен күңелең белән тоярга кирәк. Без бер ел чамасы очрашып йөрдек. Тәкъдим ясагач, “чыгам”, дидем… Ә инде никахым алдыннан, ашыгам, ахры, дип уйладым. Шуннан кинәт кенә кияүгә чыкмаска булдым. Елый башладым. Соңыннан, әлбәттә тынычландым. Барысын да алдан уйлап бетереп булмый. Безнең тормышта да: “Аерылышабыз, алга таба болай яшәп булмый”, – дигәнрәк фикерләргә урын калгалады. Ләкин мондый авыр вакытлар узгынчы булсын, – дигән ул.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/04/168570/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле