Гөлназ Асаева зур югалтуы – абыйсы һәлак булуы хакында хәбәр итә.
“Бүген минем Руслан абыемны җирләделәр. Мине иң ярата торган абыем. Үзенең иптәшен коткарганда һәлак булган. Үлгәннән соң кече сержан исеме бирелгән”, – дип яза ул.
Гөлназ Асаева абыйсы белән язышуны да элеп куйган. Ул Гөлназны әни булуы белән котлаган, “бәләкәч нинди бүләк тели, шуны сора”, дип язган. Гөлназ бу язышуны элеп куйган һәм елаган, телгәләнгән йөрәк смайликлары элгән. Руслан, шаяртып”, “квадрокоптерны бүләк итеп алмыймы?” дип сораган һәм, аңлашылганча, шуның видеосын җибәргән (видео күренми). Гөлназ, моңа җавап итеп, “бәләкәч Руслан абыйсын Казанда көтә”, дип язган булган. Әмма, кызганыч, бәләкәч Руслан абыйсын инде күрә алмый…
Руслан Биктимеров – Гөлназ Асаеваның әнисе, җырчы Лилия Биктимерованың бертуган энесе. Лилия Биктимерова язуынча, хәрбине бүген туган якларына алып кайтып җирләгәннәр.
«Бүген минем бердәнбер апаем – Биктимеров Руслан Рафаил улын соңгы юлга озаттык…
Чыдый алмаслык авыр кайгымны уртаклашканыгыз өчен зур рәхмәт. Якты дөньялардан Ватанның тугры улы булып киттең.
Гүрләрең якты. җаның җәннәтнең түрләрендә булсын, апаем.
Син безнең йөрәкләрдә мәңге якты йөзле, ярдәмчел булып калырсың. Бәхил бул», – дип язды җырчы социаль челтәрләрдә.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday