Гөлсирин һәм Азат Абитовлар, авылда ял итеп Казанга килгәндә, күңелсез хәлгә очраган. Чокырлы урынга эләгеп, машиналарының 2 тәгәрәмәче дә шартлаган.
«Без Казанга кайтып җиттек, ләкин тиз генә өйгә кайтып булмады әле монда. Шиномонтажкага килдек. Чокырга төштек. Ике тәгәрмәч тә – шарт! И, Аллам, икән», – дип борчылып сөйләгән бу хакта Гөлсирин социаль челтәрләрдә.
«Караңгы иде шул… Көек бистәсеннән Салмачи ягына кергәндә карап кына йөрегез. Анда бик зур чокыр бар», – дип кисәтә Азат Абитов та язылучыларын.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/karap-ioregez-golsirin-azat-abitovlar-yulda-kunelsez-xalga-ocragan-5872751 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–