Кайсы хайваннарны корбанга чалырга ярамый?

Кайсы хайваннарны корбанга чалырга ярый?

Корбанга куй, сарык, кәҗә, сыер, дөя кебек пар тояклы хайваннар гына чалына.

Ат кебек хайваннар, тавык, каз ише кошлар корбанга ярамый.

Куй, сарык һәм кәҗә – һәрберсе берәр генә кеше исеменнән корбан ителә.

Ә сыер яки дөяне 7 кеше исеменнән корбан чалу рөхсәт ителә.

Корбанга дигән куй, сарык яки кәҗәгә 1 яшь, сыерга 2 яшь һәм дөягә 5 яшь тулган булырга тиеш. Корбанлык мал зур һәм симез булса, 6 айлык куй һәм сарыкны корбан итеп чалырга да мөмкин, әмма 1 яше тулмаган кәҗәне корбанга чалу ярамый.

Корбаннар чалып Аллаһы Тәгаләгә якынаерга, Аның ризалыгына ирешергә насыйп булсын һәммәбезгә дә! – диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: «Әниләр мәчете» телеграм-каналында

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле