Ел башыннан бирле Татарстанда уртача хезмәт хакы 20 процент чамасы артып, 83 мең сумга җиткән. Бу хакта хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова белдерде.
Ел башыннан бирле республикада эшләүче халыкның уртача кереме 18,5 проценттан күбрәккә – чама белән 13 мең сумга арткан. Хезмәт хакы үсү дәвам итә – әмма узган елдагыдан кимрәк дәрәҗәдә. Дәүләт секторында исә хезмәт хаклары уртачадан түбәнрәк, әмма ведомство төгәл генә саннарны әйтми. Республикада 2 миллионнан артыграк кеше эшли. Татарстан Идел буе федераль округында мәшгульлек дәрәҗәсе ягыннан алдынгы урыннарда бара: эшкә сәләтле халыкның 62 проценттан күбрәге рәсми рәвештә эшли. Керемнәрнең тотрыклы үсеше һәм мәшгульлекнең югары дәрәҗәдә булуы, хезмәт хакы арту темпы кимүгә карамастан, Татарстан икътисадының ныклыгы турында сөйли.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173397/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday