Дин һәм иҗатны бергә алып барып буламы? Эстрада җырчыларының бу мәсьәләгә карашы нинди? Алар шушы сорауларга җавап биргән.
“Беркайчан да микрофон тотмаячакмын”
Фирдүс Тямаев дингә мөнәсәбәте турында:
– Сәхнә – дингә бөтенләй каршы күренеш. Шуңа күрә хыялым шул: тизрәк вакыты җитеп, эстрададан китеп, дингә килсәм, мин беркайчан да микрофон тотмаячакмын. Минем эчемне тырный торган нәрсә ул – дин белән иҗат тырмашуы.
Гүзәлем:
– Әлбәттә, дин һәм сәхнә – капма-каршы өлкәләр. Ярыймы-ярамыймы икәненә без төгәл җавапны Коръәндә дә тапмадык. Барысы да текстның мәгънәсеннән, нияттән тора.
ИлСаф:
– Минемчә, һәркем дингә үз вакытында, үз теләге белән килергә тиеш. Иҗади планнарым үзгәрмәде. Җырлаудан туктарга исәбем юк әле.
Ләйсән Гыймаева:
– Дингә сынаулар һәм югалтулар аша килдем. Ярты ел элек мөһим карар кылып, яулык ябындым һәм, әлбәттә, сәхнә образын да үзгәрттем. Дингә килү иҗатны туктатмый, яңа җырлар туып тора.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-15/berkaychan-da-mikrofon-totmayachakmyn-4427219 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

