Намазның фазыйләтләре

Тимергали хәзрәт Юлдашев намаз фазыйләтләре (өстенлекләре) турында яза.

Намаз укыган кешенең башка гамәлләре дә төзек булыр;

Намаз – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы, Раббыбыз әмер иткән гамәл;

Намаз – пәйгамбәрләр сөннәте;

Намаз – фәрештәләрнең яраткан гыйбадәте;

Намаз – иманның асылы;

Намаз – шайтанның яратмаган нәрсәсе;

Намаз – Кыямәт көнендә үз иясенә шәфәгать кылыр (аны яклар);

Намаз – үлем фәрештәсе җан алырга килгәч, шәфкатьлелек кылыр, шул кеше җиңел генә җан бирер;

Намаз – Кыямәт көненә кадәр иясенең каберен яктыртып торыр;

Намаз – Кыямәт көнендә баш өстенә күләгә, тәнгә кием булыр;

Намаз – Җәһәннәм утыннан пәрдә булыр;

Намаз – Җәннәткә керер өчен Аллаһы Тәгалә каршында дәлил булыр.

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналы

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле