Хәния Фәрхинең кызы: “Әни китте, җыры калды!”

-- Лейла

Татар эстрадасы Примадоннасы, халык җырчысы, мәрхүм Хәния апаның музыкаль мәйданнарга “Кабат сөю килде” дип исемләнгән җыры чыкты.

– Алия апам шалтыратты. «Син әнинең җырын ишеттеңме?» ди… Мин юк дидем! Бөтенебез дә шокта! Син һәрвакыт безнең белән, әнием!

Әни китте, җыры калды! Ничә еллар дәвамында чыкмаган җыр, хәзер дөнья күрде. Һәм бу 100 процент – хит, – дип яза легенданың кызы Алсу.

Кабат эзләп тапты мине сөю,
Бу яшәүдән өмет өзгән чакта.
Кулын сузды. Әйтерсең лә,
Көтеп торган мине бер чатта.

Кабат килде сөю, көтмәгәндә,
Җиргә коеп яуган яңгырдай.
Күтәрелде күккә тургай булып,
Яңгырады язгы шат җырдай…

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле