Татар эстрадасы җырчысы Гүзәл Уразова Магнитогорскидагы концерттан соң очып китә алмаган.
Артист шәхси блогында, авиарейсны һава торышы начар булу сәбәпле гамәлдән чыгардылар, дип хәбәр итте. Шәһәрдә көчле томан булган.
“Шәһәр – магнит. Җибәрми безне. Монда томан, самолетлар очмый. Без әле калабыз”, – дип сөйләде ул.
Җырчыга йөргән юлларында уңышлар гына теләп калабыз.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-10-27/g-z-l-urazovany-samoletka-kertm-g-nn-rme-4443051 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

