Әнвәр Нургалиев: «Күңел елый…»

Җырчы Әнвәр Нургалиев туган авылына, инде үзен беркем көтми торган буш нигезгә кайткан һәм авыр хатирәләргә бирелгән.

«Хәерле көн, дусларым. Ике көнгә үзебезгә – Әлшәйгә кайттык әле концерт белән. Бүген авылга кайтып килдем. Алмагачларны кистем, күптән кисәргә йөри идем.

Моңсу авылда… Күңел елый – җимерек, буш өйләргә карап. Бар иде заманалар, шау-гөр килеп торган чаклар. Кая киткән соң алар?

Сез ничек уйлыйсыз, авылларыбыз яңадан калкып чыгармы икән?» – дип сорый җырчы.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/anvar-nurgaliev-kunel-elyi-5876272

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле