Салават Фәтхетдинов: «Бездә карлыган җитеште»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның бакчасында карлыган җитешкән. Ышанырсызмы, юкмы, ләкин җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә шулай дип сөйли.

«Дуслар, сездә ничектер, бездә инде карлыган җитеште. Без елына өч тапкыр җыябыз. Әнә, Әлһия апаның чиләге инде тулган. Июльдә бер тапкыр җыябыз, сентябрьдә бер тапкыр. Сортын әйтә алам, килегез. Дөнья яшәрә, дөнья матурая», – ди ул видеода.

Чыннан да карлыганмы икән бу, әллә инде чәйгә салу өчен карлыганның яшәрә башлаган яфракларымы? Ничек уйлыйсыз?

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/salavat-fatxetdinov-bezda-karlygan-iteste-5879141

Бәйле