Айрат Закиров үзенең кыланмышлары өчен гафу үтенгән

Саксафончы, сәхнәдә бии-бии уйнавы белән аерылып торучы музыкант Айрат Закиров гафу үтенгән. Соңгы вакытта Айрат үзен җырчы буларак та, пародияләр остасы буларак та сынап караган иде. Баксаң, аның бу кыланмышлары кайбер кешеләрнең ачуын китергән икән. Музыкант үзе пародияләр ясаган артистлардан да, язылучыларыннан да гафу сорый.

«Минем үземне начар тотканым өчен чын күңелдән гафу үтенәсем килә. Минем пародияләрем күңеленә тигән һәр кешедән. Алга таба андый әйберләрне эшләмәячәкмен. Бары тик сәхнәдә генә тилерергә уйлыйм.

Мин аңлыйм – дөрес эшләмәдем. Соңгы 3 айдагы мавыгуларым аркасында миңа бик күп негатив ишетергә туры килде. Мин алга таба болай эшләргә ярамаганны аңладым. Дөрес, минем бу кыланмышларымны хуплаучылар, «алга таба да дәвам ит» дип әйтүчеләр дә булды. Рәхмәт, ләкин башка алай эшләмәячәкмен.

Миңа берәү дә шалтыратмады, кәнәгатьсезлек белдермәде. Ләкин башкалар аша әлеге артистларның миңа үпкәләгәнен ишеттем. Һәрберсе алдында шәхсән гафу үтенәм. Минем өчен көлке һәм юмор булып тоелган әйберләр, төрлечә кабул итүләре аркасында, башкаларга кызык булмаска да мөмкин икән, – дигән ул.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/airat-zakirov-uzenen-kylanmyslary-ocen-gafu-utengan-5879578

Бәйле