Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина һәм хореограф Евгений Ксенофонтовның уллары кечкенә Мурад белән күңелсез хәл килеп чыккан. Сабый аягын имгәтеп, аларга табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
-Кичәге кичебез ДРКБда узды. Травматологлар компаниясендә. Йокларга ятар алдыннан Мурад коридор буйлап чабып китте һәм, егылып, аягын имгәтте.
Аягына баса алмый, авырта, ди. 5 көн көтәргә куштылар, аннан соң үзе үтәчәк, дип тынычландырдылар, – дип язды Эльмира Кәлимуллина социаль челтәрләрдә.
Сабыйның тизрәк тернәкләнүен теләп калабыз.
чыганак: https://intertat.tatar/news/elmira-kalimullinanyn-uly-belan-kunelsez-xal-kilep-cykkan-5870680 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—