Кышның соңгы салкыннары буламы?

Татарстанда кискен суытачак –  температура 22 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Синоптиклар фаразлавынча, салкын һава атна буе сакланачак. Бүген, 24 февраль көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава, төнлә – 10-15 градус, көндез 5-10 салкын булачак. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан тизлеге 11 м/с булган җил исә, юлларда бозлавык саклана.

Сишәмбе көнне кар явуы көтелә, төнлә 11-16 градуска кадәр салкын булачак. Чәршәмбе көнне синоптиклар төнлә 17 градуска кадәр, ә түбәнлекләрдә аязганда 22 градуска суытыр дип фаразлый.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/163258/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле