Винера Ганиева Альберт Вәлиуллинны ничек оялткан?

Татарстанның халык артисты Винера Ганиева җырчы Альберт Вәлиуллинны оялткан. 

Альбертның яңа гына аншлаг белән Казанда концертлары үтте. Анда Винера Ганиева да чакырылган булган. Сәхнәгә чыккач җырчы Альбертка көтелмәгән сүзләр әйтеп, бераз оялтып та җибәргән.

– Альберт, беләсеңме, безнең эстрадада ир-ат җырчылар бик күп,  әмма син бик аерылып торасың, син шундый «брутальный»! Мин сине Стас Михайлов белән чагыштырыр идем. Шундый «крутой» син! Елмаюың искиткеч, тешләрең шундый тигез», – дигән Винера Ганиева.

– Винера апа оялтты. Мондый комплиментлар әйткәннәре юк иде әле миңа, – дигән Альберт Вәлиуллин социаль челтәрләрдә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/163481/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле