Радик Юльякшин белән Гүзәлия арасындагы низаг һаман дәвам итә [фото]

Радик Юльякшин һәм Гүзәлия арасында туган низаг әле һаман да дәвам итә.

Исегездә булса, июнь аенда Радик Юльякшин (Elvin Grey) автор-башкаручы, композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны бүтән башкармавы турында игълан иткән иде. Сүз «Яныңа агылам», «Югалтасым килми», «Ай ли җанашым», «Кабатла», «Бәхетемнең йозагы», «Карашлар арасында», «Кара каш» кебек хит-җырлар турында барды. Соңыннан әлеге низаг авторлык хокуклары аркасында килеп чыкканы ачыкланды.

25 августта Радик янә социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать белән чыкты:

«Гүзәлия иҗат иткән җырларны башкармавым турында мин язган идем инде. Әмма композиторга бу аз тоелды. Шуңа да тагын бер кат кабатлыйм.

Дуслар!!!!!Коллегалар (РАО, «Болгар радиосы»,»Татар радиосы», «Юлдаш»,»Күңел»,»ТНВ», «БСТ», «Мәйдан», «Курай», «ТМТВ», «Туган-тел»,»Восток FM», «Бим-радио», «Russian Music Box» һәм башкалар, ротациядән минем башкаруымда Гүзәлия язган җырларны алуыгызны сорыйм. Шулай ук кулланучыларны да әлеге җырларны социаль челтәрләрдән бетерүегезне үтенәм.»

Мондый язмадан соң, интернет кулланучылар үз фикерләрен  җиткерергә ашыкты:

«Мин барыбер Радик башкаруында бу җырларны тыңлыячакмын!», «Гүзәлия һаман тынычлана алмый икән, көнләшүче хатын-кызлар белән эш яман шул», «Радик булмаса, Гүзәлиянең кем икәнен белмәс тә идек», дип язды алар.

Шул ук вакытта Гүзәлияне дә яклап чыгучылар  күрендә:

«Җырчы, композитор Гүзәлия турында болай язырга бер дә килешми, Радикның башка матур җырлары да бар бит, шуларны тыңлагыз!», «Без барлык нечкәлекләрне дә белмибез. Бер Гүзәлияне генә гаепле итеп калдыру дөрес түгел!»

Ранее я уже делал подобное заявление, однако композитору моего слова оказалось мало . Отвечаю на официальное заявление публичным заявлением . https://vk.com/elvingrey?w=wall3856851_190511 ________________________________________________________________ Друзья!!!!!Коллеги (РАО, «Булгар радиосы»,»Татар радиосы», «Юлдаш»,»Кунел»,»ТНВ»,»БСТ»,»Майдан»,»Курай»,»ТМТВ»,»Туган-тел»,»Восток FM», «Бим-радио», «Russian Music Box» ипр. На основании поданного Павловой Гузелией Нургалиевной заявления «О наложении запрета на использование произведений» настоящим официально заявляю: прошу изъять из ротаций произведения композитора Гузелии согласно поданного ею заявления. В свою очередь я, Elvin Grey (Радик Юльякшин) изъял из своего репертуара указанные в заявлении композиции, и не исполняю их на мероприятиях различного уровня с 10.06.2016 г. Так же прошу пользователей изъять данные композиции из соц. сетей. PS: После публичного отказа от исполнения произведения лейбл «Elvin Grey» не несет никахих последствий за ненадлежащее исполнение пунктов заявления третьей стороной .

Фото опубликовано Elvin Grey (@elvin_grey_music)

Бәйле