Бу хактта ул социаль челтәрдә хәбәр итә.
«Җәмәгать, бер видео гына ясыйм да телефонымны алып куям. Алайса минем телефоным шартлый. Барысы да әйбәт, ясадылар. 5 сәгать дәвам иткән операция. Тавышлар әлегә шулайрак. Мине реанимациядә диделәр. Барлык лимфаларны, калкансыман бизләрне алып аттылар. Табиблар шундый карарга килде. Иң мөһиме – яман шешне алып ташладылар», – дигән ул.
Аңа адәр Лилия Муллагалиева: «Дуслар, ниһаять, бүген операция. Сәгать 9да алып кереп китәләр, Аллаһы боерса. Кызганычка, анализлар мин теләгәнчә килмәде. Хәерлегә булсын. Чир булуы расланды, ике яктан да алалар.
Белгән догаларымны укып, Аллаһка тапшырып керәм. Сезнең хәер-догада барысы да уңышлы булыр дип ышанам!
Бу явыз чирдән котылып, яңа сулыш белән күрешү насыйп булсын, Я Раббым, ярдәменнән ташлама», – дип язган иде.
Без җырчыга рух ныклыгы һәм сәламәтлек телибез.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/social/2025-10-08/liliya-mullagalievaga-operatsiya-yasaganar-4419178
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

