Башкортстанның халык артисты Айгөл Сагынбаева ничек дингә килүе, биш вакыт намазга ничек басуы турында сөйләгән.
«Аллаһ Тәгалә сынау биргәч, дингә килдем. Бу 2013 ел иде. Мин бәби көтә идем. Авырым 3 айлык вакытта табиблар миңа: «Балагыз авыру, аны тудырмасагыз да була», – диделәр. Анализлар, башка күп төрле тикшеренүләр моны дәлилләде. Өмет һәм ышаныч бетте.
3 мартка пункция билгеләделәр. Алдыртуга мин каршы идем. Көн-төн еладым. Ирем эштән кайтты да: «Бу безгә Аллаһ Тәгаләнең сынавыдыр. Елап утырма, әйдә, намазга бас, бәлки сине ул ишетер! – диде. Һәм мин 2 мартта 5 вакыт намазыма бастым. Икенче көнне пункция ясатырга киттем. Ә анда алданрак кисәткәннәр иде, әгәр анализлар алама булса, без сине шунда ук операциягә алып китәбез, диделәр.
Мин билгеләнгән көнгә дәваханәгә бардым. Анализлар тапшырдым. Нәтиҗәдә балабыз сау-сәламәт булды.
Менә шундый очрактан соң, ничек инде Ходайның барлыгына ышанмыйсың?! Безнең барлык кылган эшләребезне дә барлап, күзәтеп торучы Аллаһы Тәгаләбез бар! Шуңа күрә без балаларыбызга да дини тәрбия биреп үстерергә тырышабыз, туры юлдан барсыннар өчен бар тырышлыгыбызны салабыз.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/2025-10-09/synaular-namazga-bastyrdy-4421286 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

