Күптән түгел Рөстәм Нәбиев бодибилдинг буенча чемпион исемен яулады.
Сөенече турында ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яза.
«Мин үземнең инвалидлыгымны өстенлеккә әйләндерә алдым. Бу – минем бодибилдингта беренче тәҗрибәм, һәм беләсезме, авыррак булды. Иң кыены – үзеңне формага китерү. Һәм сүз физик форма турында гына түгел, ә эчке форма турында.
Шуңа күрә башта мин иң мөһиме шуны аңладым: нәтиҗәгә ирешү өчен максат кирәк. Ансыз юлдан тайпылу бик җиңел. Ә ул булганда, ул синең маягың була, мотивацияли һәм үзе белән алып бара», – дип язган ул.
“Мин үземнең үзенчәлегемнән ләззәт алам. Ул миңа урау юлларны табарга, көчлерәк булырга һәм теләсә нинди кысалар да – безнең башларда гына икәнне аңларга ярдәм итте. Моны һәркем аңларга тиеш”, – дип өстәгән ул.
Бүген инде Рөстәм Русия чемпионатына әзерләнә. Ул 2 ноябрьдә үтәчәк.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2025-10-11/tel-s-m-mkinlek-tabasy-4423658
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

