Фирдүс Тямаев икенче хатын аламы?

-- Лейла

Татар эстрадасы җырчысы Фирдүс Тямаев икенче хатын алырга теләге булуы турында сөйләде.

Бу хакта ул Интернет челтәрендә видео бастырган.

“Бик күп дусларым икенче хатын алды инде. Мин дә кызыга башладым. Тик ни өчендер бу теманы күтәргәч, хатыным миңа ачулана. Начар әйбер түгел дә инде”, дип шаярта җырчы.

Аның хатыны да җавапсыз калмаган.

“Бердәнбер иремне беркем белән дә бүлешәсем килми. Юк и все”, дигән ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-10-18/ikenche-hatyn-aluga-kyzyga-bashladym-4432254

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле