Рөстәм Нәбиев нәрсәгә ачуланган?

Ул тиз генә ачулана торган кеше түгел, югыйсә…

Блогер Рөстәм Нәбиевны бензинга бәяләрнең артуы ачуландырган. Ул бу хакта шәхси блогында язган.

Рөстәм АЗСта видео төшереп, хәлне шәрехли, автомобиленә «йөзенче» бензин салуын билгеләп үтә, аның литры инде 89,03 сумга менгән. Тулы бак аның машинасында 86 литрдан артык сыйдыра һәм аны тутыру өчен аңа 7,6 мең сумнан артык акча сарыф итәргә туры килгән.

“Вәт бәяләәәр… Литры инде 89 сум тора, теге вакытта 88 сум иде. Бәяләр арта, бу капец”, – ди ул.

Нәбиев сүзләренчә, ягулыкка чыгымнар аена уртача 30 мең сум тәшкил итә. Бәяләр арту аркасында чыгымнар да даими арта.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-10-28/r-st-m-n-biev-n-rs-g-achulangan-4444055

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле