Синоптиклар: «Татарстанда атна ахырына кадәр …»

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге атна ахырына кадәр аномаль җылы булачагын хәбәр итте. 

Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь белдерүенчә, температура нормадан 4 градуска югарырак булачак.

Ул якын көннәрдә төнлә температураның +3 тән +8 градуска кадәр булачагын, ә көндез һава +10…+15 градуска кадәр җылыначагын әйтте.

Синоптик сүзләренчә, төбәктә әлегә кар яву көтелми, ә җәйге шиналарны кышкыга алыштыруны машина йөртүчеләр үзләре хәл итә, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/sinoptiklar-tatarstanda-atna-axyryna-kadar-anomal-yly-bulacak-5876257

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле