Икесенә берәү! Ә ир берсенеке генә.
Сиам игезәкләре Эбби һәм Бриттани Хенселларның баласы тууы турындагы хәбәр бөтен дөньяны шаккатырды. Алар эшли торган мәктәп янында папараццилар фото төшереп алган. Кызларның кулында автомобиль өчен балалар бишеге бар.
Аларның берсенең ире Джош Боулинг ягыннан мәгълүматны раслау яки кире кагу булмаган. Һәм менә берничә көннән соң үзләренең социаль челтәрләрендә игезәкләр күңелгә үтеп керә торган көй белән кечкенә бала учы фотосын урнаштырган. “Зур фатыйха”, — дип имзалаганнар Эбби һәм Бриттани социаль челтәрләрдә бу постны.
Исегезгә төшерәбез, Сиам игезәкләре 1990 елның 7 мартында бик сирәк очрый торган авыру — “дицефалик парапагус” белән туган. Ул 50 мең яңа туган баланың берсендә генә очрый. Кызларның дөньяга килүе һәм 30 елдан артык яшәве – гаҗәеп могҗиза, чөнки мондый патологияле балаларның күбесе үле туа. Кызлар өчен бер могҗиза гына аз булып чыккан, күрәсең, хәзер алар яңа тормыш тудырган.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-10-31/siam-igez-kl-rene-balasy-bar-4449070
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

