Зинира Рамазанова: «Озак аңыма килә алмый утырдым…»

Зинира – Ризат Рамазановларга бер тугры тамашачыларыннан елатырлык тарих язылган хат килеп төшкән. Җырчылар бу хакта «ВИП-АРТ» продюсерлык үзәгенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгәннәр.

«Былтыр шундый бер хат килеп төште. Мин озак аңыма килә алмый утырдым, хәтта Ризатка да сөйли алмадым. Шундый йөрәкләрем әрнеде.

Башкортстаннан бер кыз язган. «Мин концертыгызга билет алдым, тик үтенечем бар: сезнең бер җырны башкаруыгызны сорыйм», – дип, үзенең тарихын сөйләгән.

Егетен махсус операциягә алып киткәннәр. Кайткач өйләнешәбез, дип сүзләр бирешкәннәр. Ләкин көннәрдән-бер көнне егете һәлак булу турында авыр хәбәр килгән. Кыз соңгы көннәренә кадәр көткән, өметләнгән. Тик, кызганычка, ул булып чыккан. Алар, очрашып йөргәндә, гел безнең җырларны тыңлый торган булганнар», – дип сөйли Зинира.

«Сезнең җырлар белән безнең мәхәббәт кабынып китте. Аның соңгы сулышына кадәр сезнең җырларны тыңлап йөрдек. Үпкәләшкән вакытта да тыңлый идек. Иртәдән кичкә кадәр сезнең җырлар белән яшәдек. Хәзер дә көн саен аның каберенә чәчкәләр алып барам һәм җырларыгызны тыңлап утырам», – диде», – дип дәвам итә Ризат Рамазанов.

Әлбәттә инде, җырчылар әлеге үтенечне кире какмаган. Бик теләп, концертларында әлеге җырны башкарганнар.

«Сөям сине, мәңге шулай сөяр идем,

Ялындырма, мин дә сине сөям, диген».

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/zinira-ramazanova-ozak-anyma-kila-almyi-utyrdym-5876378

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле