Йөкле хатынны ире үтергән

Приморье краенда яшәүче ир-ат йөкле хатынын үтерүдә гаепләнә. Төбәк прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир белән хатын арасында низаг чыккан. 

Ведомствоның телеграм-каналында әйтелгәнчә, фаҗига 2025 елның августында Владивостокта булган.

«Прокуратура Владивостокта йөкле хатын-кызны үтерү турындагы эш буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады», – диелгән хәбәрдә.

Ир-ат йөклелекнең 20 нче атнасында булган хатынының башына кимендә 2 тапкыр суккан, дип билгеләп үтелә. Хатын-кыз шунда ук үлгән.

Ир-ат РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче өлешенең «г» пункты нигезендә йөкле хатын-кызны үтерүдә гаепләнә. Җинаять эше, карау өчен, Приморье крае судына җибәреләчәк, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://www.vesti.ru/article/4765624

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле