Дәүлән Илсөя Бәдретдинова турында: “Ул эшне арттан башлый торган кеше”

-- Лейла

Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова sound-продюссер Илдус Дәүләновны ничек шаккатырган?

Бу хәл турында Илдус Дәүләнов “Сер итеп кенә” дигән тапшыруга интервью биргәндә белдергән.

“Илсөя Бәдертдинова белән җырлар яздыру һәрвакыт кызык. Аның бер хит җыры бар: “Яхшы кеше туган бүген” дигән. Илсөя бер көнне шалтырата да: “Илдус, бер өч көннән клип төшерергә барабыз. Син бараласыңмы?” – ди. Минем ул көнем буш иде. Ризалаштым. “Иртәгә атуса мин сиңа җыр яздырырга киләм”, ди.

“Ярар кил. Җырыңны алдан җибәрә тор. Мин әзерләнә торам”, – дидем.

“Ә ул җыр әлегә язылмаган. Кичтән тексты булыр”, ди. Ул инде клипларын төшерергә сөйләшеп куйган, ә аның җырының сүзләре дә, көе дә әзер түгел. Нәтиҗәдә, ул миңа кичтән текстын салды, мин музыкасын язып, арытаба аның тавышын яздырып, өч көннән без клип төшердек.

Илсөя эшне арттан башлый торган кеше инде ул”, – дип сөйләде.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-12-04/ils-ya-eshne-arttan-bashlyy-torgan-keshe-inde-ul-4493337

Фото: социаль  челтәрләрдән

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле