Ул Балтачта узасы концертын күчерергә мәҗбүр булган.
Сәламәтлек белән бәйле проблемалары килеп чыгу сәбәпле, артист тамашачылары алдында гафу үтенә.
«Хөрмәтле дуслар, тамашачылар! Бүген Балтачта концертыбыз булырга тиеш иде. Балтачка кайтып та җиткән идек. Төштән соң тавыш булыр дип уйладым, дарулар да эчтек. Тик ниндидер вирус йөри бугай, тавыш юк.
Сезнең каршыга чыгып, сезне алдалап, фонограммага җырлыйсым килми. Сөйлисе сүзләр дә бар, программа әзерләнгән. Шуңа күрә, Балтач тамашачысы, гафу итегез. Без концертны февраль аена күчерәбез. Көне билгеле булгач әйтербез. Бу сәламәтлек. Бүген, иртәгә ничек буласын беркем дә әйтә алмый. Сезне февраль аенда көтеп калабыз», – дигән Азат Фазлыев.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-12-04/tamashachym-gafu-it-4492568
Фото: соцчелтәрләр
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

