Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан гаете даталарын раслады. Республика җитәкчесе шул хактагы карарны имзалады.
Ураза бәйрәме 20 мартка туры килә. Корбан бәйрәме 27 майда була.
Ике гает тә эш көненә туры килә, республика законнары буенча алар икесе дә эшләми торган көннәр була.
Быел Рамазан ае 19 февральдә башлана, 20 мартта тәмамлана.
ЧЫГАНАК: https://rais.tatarstan.ru/file/laws/laws/laws_578541.pdf
–
–

