“Башкорт хуҗабикәсе” тагын таң калдырды

Социаль челтәрләрдә ул иреннәрен зурайтырга карар кылуы турында хәбәр итте.

Битенә косметик операция ясатканнан соң, ул иреннәрен кабарынкы итәргә булган. Блогерга, ул белдергәнчә, аның иреннәренең җеп кебек артык юка булуы ошамый.

“Гомумән, туктый алмыйм, – дип хәбәр итте Миләүшә Шәйхелисламова язылучыларга, – операция артыннан операция, бу мине озакка алып кереп китте. Матур буласы килә. Якын киләчәктә күкрәгемне дә зурайтырга җыенам.”

Исегезгә төшерәбез, “Башкорт хуҗабикәсе” ашказанын кечерәйтү буенча операциядән соң бик нык ябыкты. Аннары йөзен яшәртү буенча косметик операция ясатты. Хәзер ул, кайбер язылучылары сүзләренчә, 30 яшьлек кебек күренә.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2026-02-05/bashkort-hu-abik-se-tagyn-ta-kaldyrdy-4565004

Бәйле