Алсу Фазлыева иң ышанычлы кешесен күрсәтте

Җырчы Алсу Фазлыевага еш кына бизнес буенча сәфәргә чыгарга туры килә. Аның менә шундый чакларда тыныч күңел белән 3 баласын калдырып чыгып китә торган ышанычлы кешесе бар.

Ерак юлга чыкканда әнисез булмый. Ул килгәч күңелем тыныч – балалар ашаган, вакытында йоклаган, бар да тәртиптә.

Элек елга бер тапкыр килә иде, хәзер, Аллаһка шөкер, айга ике дә килергә мөмкин, – дип, якын кешесен күрсәтә җырчы социаль челтәрләрдә язылучыларына.

Ә менә Фәүзия апаның үзенә авылда тору күбрәк ошый бугай. Кызының:«Ничек сиңа, әни, шәһәрдә?» – дигән соравына ул көлеп: «Үзем дә әйтә алмыйм әле, уйларга кирәк. Выручалочка булдым инде», – дип куйган.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/alsu-fazlyeva-in-ysanycly-kesesen-kursatte-ul-kilgac-kunelem-tynyc-5878118

Бәйле