Илназ Сафиуллин: «Ниятем чынга ашты»

Хәзер Дубайда яшәүче татар җырчысы Илназ Сафиуллин иң зур хыялын чынга ашырган. Ул әти-әнисе белән изге сәфәргә – Гомрәгә кузгалган.

«Әти-әниемне Мәккәгә алып бару хыялым бар иде. Бүген, Изге Рамазан аенда әлеге ниятем чынга ашты. Рәхмәт Аллаһыма шундый мөмкинлекләр биргәне өчен. Бу – зур бәхет. Гомрәбез кабул булсын», – дип хәбәр итте бу хакта Илназ үзенең сәхифәсендә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ilnaz-safiullin-niyatem-cynga-asty-5878310

Бәйле