Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып язганча, ир-ат Казанда автомойкада эшләгән.
Бер көнне бирегә цистерналы фура килгән. Ир-ат, агулы матдәләр белән эшләүдә иминлек кагыйдәләрен белмәгән, кирәкле җайланмага ия булмаган хәлдә, цистерна эченә төшеп, аны юмакчы булган. Шунда агулы матдәләр парын сулап һәлак булган.
Автомойка директоры куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен суд хөкеме алдына басачак. Ул үз гаебен тулысынча таныган.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/tatarstanda-39-iaslek-ir-at-masina-iuganda-halak-bulgan-114028
–
–

