Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның гаиләсе ишәйгән – Кояш исемле песиләре балалаган.
-Беркөнне Кояшыбыз 4 песи баласы алып кайтты. Безне сөендерде. Кибеткә барып кайттык та, ашатырга кердек. Карасак, инде бишәү булганнар. Шуннан киттек Казанга. Анда берәр атна булдык. Авылга кайтсак, инде алтау булганнар. Барысы да соры төстә, берсе генә Жорикка охшаган. Безнең Жорик бар иде, мәрхүмкәем.
Ә болары – токымлы песи балалары. Чөнки безнең песи янына шотланд токымлы Депутат дигән песи кереп йөри, – дип, берсеннән-берсе матур, әле күзләре дә ачылмаган песи балаларын күрсәтә ул.
Әлеге матур видео күп лайклар җыйган. «Котлыйбыз, исән-сау үстерергә язсын», «Бу яхшы билге, сезнеке дә булыр Аллаһы боерса. Бикгрәк матуркайлар», – дип комментарийлар калдыралар.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/isan-sau-ustererga-yazsyn-fazlyiaxmatovlar-satlykly-vakyiga-belan-urtaklasa-5879134
–
–

