Казанда Горький шоссесында ике пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Сәламәтлек саклау министрлыгы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән пассажирларның хәле турында аңлатма бирде.
Министрлыкның матбугат хезмәтеннән «Татар-информ»га сөйләгәнчә, медицина ярдәме сорап 10 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның хәле уртача дип бәяләнә.
Зыян күрүчеләр арасында дүрт бала бар. Аларны Республика балалар клиник хастаханәсенә (ДРКБ) озатканнар, хәлләре канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Юл-транспорт һәлакәте урынында биш ашыгыч ярдәм бригадасы эшләде.
ЧЫГАНАК: https://tatar-inform.tatar/news/dva-krasnobusa-stolknulis-na-gorkovskom-sosse-v-kazani-est-postradavsie-5924302
–
–

