Татарстанда 14 яшьлек кыз һәлак булган

Татарстанның Бөгелмә районында балигъ булмаганнар катнашында үлем авариясе булufy. Беренчел мәгълүматларга караганда, 29 май кичендә Иске Исаково авылында питбайк белән идарә итүче 14 яшьлек кыз идарәне югалта һәм яктырту баганасына бәрелә.

Алынган җәрәхәтләрдән яшүсмер һәлакәт урынында вафат була. Аның белән бергә булган 13 яшьлек пассажир җитди җәрәһәтләр алган. Малайны хастаханәгә китергәннәр.

Фаҗига сәбәпләрен ачыклау өчен Бөгелмә шәһәр прокуроры Ришат Шакиров юлга чыккан. Процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышы прокуратура контролендә.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/tatarstanda-14-iaslek-kyz-halak-bulgan-115606

Бәйле