“Хәмер аркасында күпне югалттым…”

Популяр җырчы, автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин үзенә начар гадәтеннән котылырга нәрсә ярдәм иткәне турында ачыктан-ачык сөйләде.

Ул элек эчәргә яратканын һәм алкогольгә һәвәслеге аркасында тормышында күп нәрсәне югалтканын әйткән.

  • Әйе, эчтем. Татар эстрадасында минем белән бергә күтәрелгән кешеләр минем алкоголь белән яхшы мөнәсәбәттә булуымны белә. Иң беренче чиратта Динарага (җырчының яшь хатыны — ред.) рәхмәт әйтәсем килә, ул миңа начар гадәтемнән котылырга ярдәм итте. Миңа дәвалану түгел, ә аның сүзләре, аның тормышка мөнәсәбәте һәм киләчәккә карашы ярдәм итте. Алкоголь аркасында мин тормышымда күп нәрсәне югалттым. Шуңа күрә бу юнәлештә минем беренче этәргечем Динара булды, икенчесе — мин үзем. Күп кеше сиңа «алкоголь — зарарлы», «эчәргә ярамый» дип әйтсә дә, үзеңне үзгәртми торып, син моннан котыла алмаячаксың. Бүген мин бәхетле. Мин мактанмыйм, мин шат. Алкоголь булмаса, мин күбрәк югарылыкка ирешә алыр идем, популярлык югарырак булыр иде. Бу авыру, – дип билгеләп үтте Рәхмәтуллин Tatnews Tatar интервьюсында.

Аның сүзләренчә, хәзер ул бөтенләй эчми, хәтта чараларда, банкетларда да. Тормыш иптәше Динара белән яшь аермасы 29 яшь тәшкил итә, алар инде берничә ел бергә.

Бәйле