“Башкорт хуҗабикәсе” гадәти булмаган образда чыккан

“Башкорт хуҗабикәсе” язылучыларын гаҗәпләндергән.

Танылган блогер алдында гадәти булмаган образда чыккан.  Ул 46 ел эчендә беренче тапкыр үзенә тоташ су коену костюмы сатып алуын хәбәр иткән. Миләүшә Шәйхлисламова хәзер Төркиядә ял итә һәм матур образлары белән язылучыларны даими гаҗәпләндерә. – Сезнең тәкъдимегез буенча тоташ су коену киемнәре киеп йөрим. Ябыккан саен, шундый кием киям. “Пончик” булганда, бикини киеп йөри идем, үземнең матур, сусыл түгәрәк гәүдәмне, матур корсагымны күрсәтә идем. Ә хәзер минем тирем салынып төшкәнямьсез булып асылынып тора, шуңа күрә тоташ су коену костюмы сатып алырга туры килде”, – ди блогер. Әйткәндәй, ачык кызыл купальник аңа бик килешә, аның яңа фигурасын ассызыклый.

“Пончик булганда бикини киеп йөри идем...”

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/bolar-kyzykly/2026-06-10/ponchik-bulganda-bikini-kiep-y-ri-idem-4716450

Бәйле